Ел саен 3 июльдә Россиядә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме — Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ көне билгеләп үтелә.
Автоинспекторлар эшчәнлеге урамнарга патрульлек итү һәм юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә генә кайтып калмый, алар таныыклыклар бирәләр, автомобильләрне исәпкә куялар, һәм төшерәләр, имтиханнар кабул итәләр...
Бу эшләрнең барысын да теркәү-имтиханнар бүлекчәсе хезмәткәрләре Фәнис Мохтаров һәм Ринат Мөгайнетдинов төгәл башкара.
Аларның һәркайсы эчке эшләр органнарында шактый 15 елдан артыграк стаж туплаган. Полиция майоры Фәнис Мохтаров бүлекчә белән 5 ел җитәкчелек итә. Дәүләт автоинспекциясендә эшләү турында ул кечкенәдән хыялланган. Балачак хыялы еллар узу белән максатка әверелгән.
- Мин һәрчак формага, автоинспекторлар эшенә кызыга идем. Институтны тәмамлагач, берникадәр спорт мәктәбе тренеры булып эшләп алдым, ә 2005 елда Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлегенә эшкә урнаштым. Шулай итеп, хыялым тормышка ашты, - диде Фәнис Фәритович.
Ике улы да бүген әтиләре эзеннән барырга җыена икән.
Өлкән лейтенант Ринат Мөгайнетдинов Нурлат автоинспекциясе сафларына 2008 елда кушылган.
- Башта пропаганда бүлегендә эшләдем, теркәү – имтиханнар бүлекчәсендә 2017 елдан мин. Безнең эшебез кызыклы да, шул үк вакытта катлаулы да. Ул барлык норматив-хокукый актларны белүне таләп итә. Соңгы елларда машиналарны теркәүдә, башка нормативларда бик күп үзгәрешләр кабул ителеп тора, шуңа да артта калмас өчен даими рәвештә профессиональ белемнәребезне арттырабыз, – дип уртаклашты Ринат Мөгайнетдинов.
Агымдагы елның 5 аенда теркәү-имтиханнар бүлекчәсендә автотранспорт чаралары белән бәйле 1029 теркәү эше үткәрелгән, 624 машина йөртү таныклыгы бирелгән, шуларның 144се – беренче тапкыр, 734 квалификация имтиханы кабул ителгән.