Кичә, 1 июльдә, сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне билгеләп үтелде.
Шул уңайдан үзәк паркта сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәл янында тантаналы митинг булды.
Традиция буенча ул чәчәкләр салудан башланды. Митингны Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан республика оешмасының Нурлат бүлеге рәисе Ришат Сафиуллин сәламләү сүзе белән ачып җибәрде.
«Бу - бер үк вакытта бәйрәм дә, моңсу да көн. Бүген без Әфганстанда, Чечняда, ә хәзер Сүрия һәм Украинада барган хәрби хәрәкәтләрдән кайтмаган якташларны искә алабыз. Шуның белән бергә без сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан барлык ветераннарга ныклы сәламәтлек, озын гомер, ә хәзерге солдатларга тизрәк әйләнеп кайтуларын телибез», – диде Ришат Рәшит улы.
Митингта күрше Самара өлкәсеннән һәм Яңа Чишмә районыннан да кунаклар катнашты. Алар Нурлат хәрби туганлыгы вәкилләренең бердәмлеген һәм традицияләренә тугрылыгын билгеләп үттеләр. Нурлаттан Төньяк Кавказда һәлак булган Алмаз Фәхретдиновның әнисе Әлфия Рәшит кызы, шулай ук бүгенге көндә Украинада барган махсус операциядә үз бурычларын үтәүче сугышчының әнисе Ландыш Гыйбадуллина да җыелганнарга котлау сүзләре һәм иң изге теләкләр белән мөрәҗәгать итте.
Чара бүләкләү тантанасы белән дәвам итте. Бүләкләнүчеләр арасында сугышчы – интернационалист Миншакир Бакиров истәлегенә беренче ярышларны оештыруның инициаторы булган Вәлияр Халитов та бар иде.
"1981-83 елларда Әфганстанда хезмәт иттем. Ә Миншакир Бакиров белән күршеләр идек, бергә үстек. Шуңа күрә 1996 елда аның истәлегенә ярышлар үткәрергә булдык, аның традициягә әйләнүе шатлыклы», – дип уртаклашты Вәлияр Минсалихович.
Сугыш хәрәкәтләре ветераннары бәйрәме «Театр» скверында дәвам итте. Биредә тантана сәбәпчеләре хөрмәтенә һәм барлык нурлатлылар өчен Саранск шәһәреннән махсус чакырылган «Ватан» төркеме чыгыш ясады.