Нурлаттан Асия Янгуразова БДИ буенча икенче 100 баллы нәтиҗә күрсәтте

2022 елның 2 июле, шимбә

Шәһәрнең 9нчы мәктәбе укучысы Асия Янгуразова инглиз теле буенча Бердәм дәүләт имтиханнарында 100 балл җыйды.

Әле күптән түгел генә Асия рус теле буенча 100 баллы нәтиҗә уңаеннан котлаулар кабул иткән иде, ә бүген без аның уңышларына янә шатланабыз. Сүз уңаеннан, Асия Янгуразова - Нурлат районында 200 балл җыюга ирешкән бердәнбер укучы. Имтиханга ул 9нчы мәктәпнең инглиз теле укытучысы Гүзәл Моратова белән бергә әзерләнә. Асия һәм Гүзәл Габделхаковнаны уңышлары белән котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International