Кичә Г. Хөсәенов исемендәге спорт паркы территориясендә каршылыклар полосасының тантаналы ачылышы булды.
Аны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидлары Татарстан республика оешмасының Нурлат бүлеге откан грант ярдәмендә урнаштыру мөмкин булды.
"Конкурска без 2021 елда гариза бирдек, ә инде быел бу проектны тормышка ашыра алдык. Бу каршылыклар полосасы үсеп килүче буынны физик әзерләү өчен кирәк, алар үзләрен Россия армиясе сафларында хезмәт итүгә әзерли алсын өчен кирәк. Ә ачылу датасы очраклы гына сайланмаган, 1 июль-сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне, шуңа күрә бер тавыштан ачылышны бу көнгә билгеләдек", - дип билгеләп үтте ачылу тантанасында иҗтимагый оешма рәисе Ришат Сафиуллин.
135 метр озынлыктагы каршылыклар полосасы үзе Корылмалар комплексыннан гыйбарәт: граната ыргыту өчен окоп, лабиринт, койма, тоннель, җимерелгән баскыч һ. б.
«Бу безнең шәһәрдә шундый беренче спорт объекты, ул нәкъ менә спорт паркында урнашкан. Биредә һәрвакыт яшьләр, спортчылар күп, алар аны бәяләрләр дип ышанабыз», – диде ачылу тантанасында район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Румия Фәтхетдинова.
Кызыл тасманы кискәч, балалар шунда ук яңа спорт объектын үзләштерергә ашыкты, ә бүген биредә беренче спорт ярышлары уза.