Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре алдыннан ЮХИДИнең Нурлат бүлегендә тармак ветераннарын котладылар. Аларга котлау сүзләре белән бүлек җитәкчесе Денис Агеев мөрәҗәгать итте.
"Хөрмәтле ветераннарыбыз, сезне якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйм, туганнарыгызның һәм дусларыгызның игътибарын, якыннарыгызның шатлыклы елмаюларын күреп яшәргә язсын! Сезгә чын күңелдән оптимизм, энергия, нык сәламәтлек, киләчәктә уңышлар һәм озын гомер телибез!", – диде Денис Геннадьевич.
Үзенең коллегаларына мөрәҗәгать итеп, эчке эшләр министрлыгының Нурлат бүлеге кадрлар буенча белгече Александр Мясников: «ДАИ ветеранының төп бурычы - яшь хезмәткәрләре өчен һәрвакыт үрнәк булу», - дип билгеләп үтте. Шуның белән бергә ул тармак бүләкләрен дә тапшырды. Эчке эшләр министрлыгы системасында озак еллар намуслы хезмәте, яшь хезмәткәрләрне әхлакый-патриотик тәрбияләүгә зур өлеш кертүе өчен һәм МВДның Нурлат бүлеге Ветераннар Советы оешуга 30 ел тулу уңаеннан Рәхмәт хатларына отставкадагы полиция капитаны Петр Фадеев, өлкән дәүләт автоинспекторы полиция капитаны Олег Анжаков лаек булды, аңа шулай ук РФ Эчке эшләр министрлыгының «Россия полициясенә 300 ел» медале тапшырылды. Сүз уңаеннан, Петр Николаевич ЮХИДИ хезмәтенә 30 елдан артык гомерен багышлаган, хезмәттәшләре белән дустанә мөнәсәбәтләр бүген дә саклый.
Хәзерге хезмәткәрләр адресына ветераннар үзләре дә теләкләрен җиткерде.
"Сүз дә юк, хәзер Дәүләт автоинспекциясендә хезмәт кую безнең чордагыга караганда күпкә катлаулырак. Хәзерге хезмәткәрләргә заманча технологияләр ярдәмгә килә, әмма, транспорт белән идарә итү кагыйдәләрен бозучылар да, узган елгы статистикадан бер дә калышмый", - дип билгеләп үтте ДАИның Нурлат бүлегендә 1993-2002 елларда эшләгән Рәфис Хәсәнов.
Чара истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.