Инде икенче ел рәттән Татарстан Республикасының атказанган юристы Александр Огонев призына билбау көрәше буенча төбәкара турнир Уяв бәйрәме мәйданында уза.
12нче ярышлар Татарстан һәм Самара өлкәсеннән 58 көрәшчене җыйды. Ике яшь төркемендә ярыштылар: 2006-2007 елларда туган, 2008 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр.
– Турнир һәрвакыттагыча спорт азарты белән уза һәм шунысы куандыра, – дип билгеләп үтте ярышларның баш меценаты Александр Огонев. - Бигрәк тә район җитәкчелегенә һәм шәхсән район башлыгы Алмаз Сәлим улы Әхмәтшинга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәсем килә.
Шуның белән бергә Александр Сергеевич районның спорт учреждениеләре ярышларына яхшы әзерләнүләрен билгеләп үтте. Аеруча Нурлат көрәшчеләре лаеклы көрәш күрсәтте. Иң көчлеләрне гадел көрәш билгеләде. Сүз уңаеннан, безнең команда быел да турнирның төп кубогын яулады. Җиңүчеләрне һәм призерларны Александр Огонев, район башлыгы урынбасары Линар Маняпов Уявның хөрмәтле кунаклары белән бергә бүләкләделәр