Зона семинар-киңәшмәсе Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов җитәкчелегендә узды.
Нурлатта туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча республиканың 9 районыннан килгән район башлыклары, шулай ук мәгариф һәм мәдәният бүлекләре җитәкчеләре катнашында зона семинар-киңәшмәсе узды. Семинар эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, комиссия әгъзасы Камил Нугаев, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Лилия Әхмәтҗанова катнашты.
Семинарның пленар өлеше "Киләчәк" балалар иҗаты үзәгендә узды. Киңәшмә башланыр алдыннан кунаклар драма түгәрәге, чүлмәк ясау остаханәсе, стиль һәм дизайн студиясе, курчак театры эше белән таныштылар.
Марат Әхмәтовта билингваль студия эше аеруча кызыксыну уятты, анда башлангыч буын укучылары өчен «Чаваш челхи – анне челхи» дигән дәрес узды, һәм бу очраклы гына түгел. Район башлыклары белән сөйләшү барышында Марат Готыф улы татар телен генә түгел, чуаш телен дә, башка телләрне дә саклау мәсьәләсенә берничә тапкыр кагылып үтте.
"Безнең муниципалитетларның бурычы-безнең республикада яшәүче барлык халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен саклау өчен барлык шартларны булдыру", - дип билгеләп үтте ул.
Нурлат районы күпмилләтле булуы белән аерылып тора. Милли состав буенча татарлар - 52,8%, чувашлар-25,2%, руслар-21% һәм башка милләт вәкилләре-1%. Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин үз докладында шундый саннарны китерде.
«Татар телен саклап калу һәм гармонияле үстерү, аны башка телләр белән үзара бәйләнештә куллану максатыннан район башлыгы каршында комиссия төзелде. Районда туган телдә белем һәм тәрбия бирүне тәэмин итүче балалар бакчаларын, мәктәпләрне саклау беренче планга куелган. Районның 31 мәктәбендә 5 989 укучы белем ала. Татар телендә белем һәм тәрбия 53% тәшкил итә (татар милләтеннән булган балалар саныннан), чуваш телендә – 32% (чуаш милләтеннән булган балалар саныннан). 10 татар мәктәбендә һәм 1 филиалда 385 укучы белем һәм тәрбия бары тик татар телендә генә ала. 2022 елның 1 сентябреннән шәһәрнең 7 мәктәбендә беренче сыйныф укучылары өчен татар сыйныфлары ачарга планлаштырабыз. Районның 6 мәктәбендә чуваш теле һәм әдәбияты укытыла. Ике балалар бакчасында укыту һәм тәрбия чуаш телендә алып барыла. 2021 елның 1 сентябреннән "Камыр Батыр" һәм "Буратино" балалар бакчаларында чуваш телендә балалар тәрбияләүче яңа төркемнәр ачылды. Яңа уку елында «Чык тамчысы» балалар бакчасында чуваш телендә белем һәм тәрбия бирү белән бер төркем ачылачак», – дип билгеләп үтте Алмаз Сәлимович.
Ул шулай ук Нурлат районында яшәүче милләтләрнең телләрен, мәдәниятләрен саклау һәм үстерү максатларында районда алып барыла торган эшчәнлекнең төп юнәлешләре турында сөйләде.
Киңәшмәдә шулай ук районнарда туган телне өйрәтү, милли-мәдәни чаралар үткәрү, милли телләрдә газеталар чыгару буенча эшнең торышы турында фикер алыштылар. Биредә үк БДИ, телләр буенча олимпиадаларда, грант конкурсларында, кадрлар әзерләү буенча күрсәткечләр китерелде. Марат Готыф улы барлык юнәлешләрдә дә эшне камилләштерү өчен төп күрсәткечләр буенча районнар рейтингын ясарга тәкъдим итте.
Киңәшмә ахырында Марат Әхмәтов Алмаз Әхмәтшинга күпмилләтле Нурлат районында туган телләрне саклау һәм үстерү өлкәсендә нәтиҗәле хезмәте өчен Рәхмәт хаты тапшырды.