Зональ семинар-киңәшмәдә катнашучылар Нурлат белем бирү учреждениеләрендә дә булдылар

2022 елның 1 июле, җомга

Алар Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге белем бирү үзәгендә, «Кояшкай» балалар бакчасында һәм «Сәләт»балалар сәнгать мәктәбендә булдылар.

 

Бүген Нурлатта Татарстан Республикасында яшәүче милләтләрнең туган телләрен саклау мәсьәләләре буенча зональ семинар-киңәшмә уза.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Кама аръягы зонасының тугыз районы башлыклары, мәгариф һәм мәдәният бүлекләре башлыклары,  шулай ук күп санлы кунаклар катнашында уза торган семинар-киңәшмәнең эше Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим Үзәгедә башланды. Кунаклар Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин белән бергә татар телен өйрәнү дәресләрендә булдылар.

Хәзерге вакытта биредә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп яшендәге балалар өчен аерым тел төркемнәре оештырылган, анда алар өстәмә рәвештә татар телен өйрәнә алалар. Шунысы игътибарга лаек, курсларның эше җәйге чорда да дәвам итә. Шәһәрнең 2нче мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Алена Казакова - рус милләтеннән. Татар теле буенча республика олимпиадасы призеры, ул татар телендә сөйләшә. "Әбием Биккол авылында яши,анда минем барлык яшьтәшләрем-татарлар. Бу татар телен өйрәнү өчен этәргеч булды, мәктәптә дәресләрдән тыш, мин белем бирү үзәгендә дәресләргә дә барырга тырышам", - дип уртаклашты ул. Алена кунаклар алдында да үз белемнәрен күрсәтә алды,ул Марат Әхмәтовның барлык сорауларга да җавап бирде.

"Шәһәрдә татар телен өйрәнү җиңел түгел, биредә татар мәктәпләре юк иде, – дип таныштырды Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин мәгариф үзәге эшчәнлеге белән. – Шуңа күрә без башта татар телендә дәресләрне ирекле рәвештә оештырырга булдык. Беренче елны 6 бала килсә, аннары алар 15кә җитте, бүген биредә төрле яшьтәге 120 бала шөгыльләнә. Монда бары тик татар телен өйрәнүне максат итеп куйган балалар гына йөри".

Район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов сүзләренә караганда, белем бирү үзәгендә татар телен укыту мәктәп дәресләреннән аз гына аерыла, дәресләр уен формасында уза, телне генә түгел, татар мәдәниятен һәм тарихын өйрәнүгә дә зур игътибар бирелә. Боларның барысын да укытучылар Алсу Усманова һәм Гөлия Галләмова күрсәтә алды. Марат Готович аларга көндәлек тормыш темаларына һәм сүзләренә басым ясарга, җанлы аралашуга өйрәтергә киңәш итте. "Еш кына сүзләрне өйрәнеп тә,  чынбарлыкта  куллана алмыйлар», - дип шәрехләде ул.

Белем бирү үзәгендә логопед кабинеты да эшли. Сүз уңаеннан, узган ел нәкъ менә Марат Әхмәтов ярдәме белән биредә балаларның сөйләмен үстерү өчен «Томатис»аппараты сатып алынган. Логопед Роза Сабирова Марат Готыф улына томатис-терапия эше методын сөйләде һәм бәяләп бетергесез ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Чөнки, аның сүзләренә караганда, хәзер сөйләм җитешсезлекләре булган, үсештә артта калган балалар, зур шәһәрләргә бармыйча, үзебездә аларны төзәтү мөмкинлегенә ия хәзер. 

Зона семинар-киңәшмәсендә катнашучыларның чираттагы тукталышы «Кояшкай» балалар бакчасы булды. Шәһәрнең бу мәктәпкәчә учреждениесе безнең районның 8 балалар бакчасы өчен татар телен сыйфатлы укыту буенча ресурс үзәге булып тора.  “Без ай саен әлеге учреждениеләрнең 45 тәрбиячесе өчен түгәрәк өстәлләр, квест-уеннар, мастер-класслар уздырабыз", – дип сөйләде кунакларга мөдир Назлыгөл Могыйнова. Балалар бакчасы инде 5 ел дәвамында «Сәйяр» республика балалар-яшүсмерләр театрлары фестиваленең төрле номинацияләрендә җиңүче булып тора, нефть оешмаларының хәйрия фондлары бәйгеләрендә откан грантлар ярдәмендә, монда 2019 елдан башлап мультипликацион фильмнар гына түгел, компьютерда уеннар ясауны да үзләштерә.

Коллективның уңышлы эшчәнлегенә кунаклар үзләре дә инана алдылар. Алар театр түгәрәгенә, екабинетны да карады. Марат Әхмәтовны бигрәк тә тел өйрәнүдә лего-конструкторларны куллану һәм сөйләм үстерү үзенчәлекләре кызыксындырды.

«Сәләт» балалар сәнгать мәктәбендә кунаклар музыкаль, сынлы сәнгать, эстетик, театр һәм хореография бүлекләре классларында булдылар. Сүз уңаеннан, биредә эстетик бүлек татар телен дә яратучылар арасында популярлаша бара. «Яшь артист» театр түгәрәгенең яшь әгъзалары сәхнәдә Туфан Миңнуллинның «Аерылабыз, хуш инде!» әсәреннән өзек күрсәтте. Милли колорит, бизәкләр, туган тел – болар барысы да аларның иҗатларында чагылыш тапкан. Шулай ук башка бүлекчәләрдә дә. Музыка, бию, җырлар аша укучылар үз мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен өйрәнә. Нәкъ Роза Ирек кызы Әхмәтҗанова җитәкчелегендәге вокал класслары татар халык сәнгатендә специальләшә. Балалар туган телләрендә җырлап кына калмый, алар шигырьләр дә сөйли, татар халкының милли уеннарын да яратып уйный».

"Безнең мәктәп - төрле милләт балалары өчен, – диде сәнгать мәктәбе директоры Валентина Борһанова. - Әйтик, сәнгать бүлегендә балалар Г. Тукай иҗатына багышланган рәсемнәр ясыйлар, халык стилендәге матрешкаларны бизиләр».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International