Нурлат районыннан тагын 16 егет армиягә китте

2022 елның 1 июле, җомга

Бүген иртән Нурлат хәрби комиссариатында хәрби хезмәткә чакырылучыларны Казан җыелу пунктына тантаналы рәвештә озату булды.

Россия гаскәрләре хәрби сафларында хезмәт үтү өчен Нурлаттан 16 егет китте.

Традиция буенча, егетләрне китәр алдыннан аларга котлау сүзләре белән Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы хәрби комиссары Заһир Абдуллин һәм авыл җирлекләре башлыклары мөрәҗәгать иттеләр. Алар егетләрне лаеклы, намус белән хезмәт итәргә чакырып, аларга уңышлар теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International