Нурлат бердәмроссиялеләре тимерьюлчылар микрорайонында гражданнар сугышы корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл территориясен төзекләндерү буенча эшне оештырды.
Күркәм традиция буенча, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе хезмәткәрләре һәйкәл янындагы территорияне төзекләндерү эшләрен башкарды: вазоннар куйдылар, территориядә чәчәкләр утырттылар.