Нурлат районында яшәүче Миңгәрәй Мостафин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Тыл хезмәткәре Миңгәрәй Шакир улы Мостафинны 90 яшьлек юбилее белән Нурлат шәһәре башлыгы урынбасары Владимир Кашкаров котлады.

Миңгәрәй Шакир улы Октябрь районы Биккол авылында туа. Кече яшьтән әти-әниләренә гаиләне туендырырга ярдәм итә. 1950 елда армиягә алына, Байконурны төзүдә катнаша. Армиядән кайткач, әтисе белән 4 елга Украинага эшкә китә. Ә кире Нурлатка кайткач, НУБРга йөк төяүче булып урнаша.

Тормыш иптәше Фатыйма Нуриҗан кызы белән 1958 елда өйләнешәләр, өч бала тәрбияләп үстерәләр.

Миңгәрәй Шакир улы бөтен хезмәт эшчәнлеген НУБРда эшләүгә багышлый. Хезмәте җитәкчелек исеменнән Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелә, коллективта ихтирам казана.

Миңгәрәй Шакир улы “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале һәм Җиңү көненә юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

 Сезгә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бәхет һәм шатлык телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International