Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында КЧС утырышы эшендә нурлатлылар онлайн режимда катнашты.
Утырышта сөйләшүнең төп темасы җәйге чорда сулыклардагы вәзгыять булды. Биредә билгеләп үтелгәнчә, республикада ел башыннан 17 кеше батып үлгән, аларның 10сы – коену сезоны чорында, шул исәптән 3се – балалар.
"Температураның кыска вакыт эчендә түбәнәюенә карамастан, суда хәл шактый киеренке кала. Еш кына кешеләр җиһазландырылмаган урыннарда яки исерек килеш коену аркасында үлә", - диде ТР Кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов.
Аннары бу хакта сөйләшү Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Хәмзин җитәкчелегендә дәвам итте. Ул авыл җирлекләре башлыкларын, җаваплы затларны сулыклар территорияләрен җентекләп тикшерергә, тиешле аншлагларны урнаштырырга чакырды.
Шулай ук биредә янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик чаралар турында фикер алыштылар.