Нурлатлылар Бөтенроссия укытучылар съездында катнаша

2022 елның 29 июне, чәршәмбе

Бу көннәрдә Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съезды уза, анда Нурлат делегациясе дә катнаша.

Мәгариф бүлеге начальнигы Алсу Рәхмәтуллина җитәкчелегендә өч көнлек съезд эшендә район мәгариф бүлеге методисты Фәридә Ярмөхәммәтова, 9нчы урта мәктәп, шәһәр гимназиясе һәм 4нче номерлы мәктәп укытучылары Гөлия Галләмова, Эльмира Гайнуллина һәм Гөлсинә Мифтахова катнаша.

Съезд кысаларында делегатлар Казан шәһәренең мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә, педагогик остаханәләрдә булдылар, анда укучыларга да, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә дә татар телен һәм әдәбиятын укытуның алдынгы методикалары белән таныштылар, презентацияләр карадылар, шулай ук төрле тел тренингларында һәм мастер-классларда катнаштылар.

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашында узган съездның пленар утырышында милли телне укыту өлкәсендәге мөһим проблемалар хакында фикер алыштылар.

Гөлсинә Мифтахова «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы»дигән мактаулы исемгә лаек булды. Аңа бүләкне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов пленар утырыш барышында тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International