2022 елның 28 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе М.А. Сафиуллин катнашында брифинг булып узды.
М. А. Сафиуллин үз чыгышында Федераль салым хезмәтенең салымнарны исәпләүне һәм хисаплар әзерләүне, салым түләүчеләрнең чыгымнарын киметеп, үз ягына күчерүен дәвам итүен билгеләп үтте. «Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы»махсус салым режимы салым түләүченең административ йөкләнешен һәм чыгымнарын минимальләштерү булып тора.
"АУСН-дөньяда беренче салым режимы, ул салым түләүче өчен кассалардан һәм банк счетларыннан салымнарны тулысынча санарга мөмкинлек бирә.Режим еллык кереме 60 млн. сумнан артмаган компанияләр һәм шәхси эшмәкәрләргә исәпләнгән, исәп-хисап счетлары Россия Федераль салым хезмәтенең вәкаләтле банкларында ачык, хезмәт хакы акчасыз гына түләнә. Тәҗрибә 2 этапта үткәрелә, 2022 елның 1 июленнән 2022 елның 31 декабренә кадәр АУСН яңа төзелгән Россия оешмалары һәм яңа теркәлгән шәхси эшмәкәрләр, ә 2023 елның 1 гыйнварыннан – калган салым түләүчеләр куллана алачак», - дип билгеләп үтте үз чыгышында идарә җитәкчесе М.А. Сафиуллин.
Шулай ук Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе салым салуның башка системаларыннан аермалы буларак, яңа махсус режимга күчәчәк оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен взносларның нульле тарифы билгеләнгән. «Бу пенсия, медицина взносларына, шулай ук вакытлыча эшкә сәләтсезлек очрагына һәм ана булуга бәйле взносларга кагыла. Әлеге режим кысаларында салым түләүчеләрне иминият взносларыннан азат итүгә карамастан, хезмәткәрләрнең федераль бюджеттан тәэмин ителәчәк барлык социаль гарантияләре саклана. Ягъни пенсия исәпләү, больничныйларны түләү, социаль иминиятләштерү һәм башка социаль гарантияләр тулы күләмдә тәэмин ителәчәк. Мин ышанам, нульле ставкалар эшмәкәрләргә хезмәткәрләрнең хезмәт хакларын «акларга» ярдәм итәргә тиеш», - дип мөрәҗәгать итте брифингта Марат Сафиуллин.
Россия Федераль салым хезмәте сайтында nalog.gov.ru УСН куллану шартлары аңлатыла торган сәхифә урнаштырылган.