Нурлатлыларны Уяв бәйрәменә чакыралар

2022 елның 29 июне, чәршәмбе

1 июльдә Нурлатта Уяв чуаш мәдәнияте бәйрәме булачак.

Нурлатлыларны һәм шәһәр кунакларын «Уяв урамы» театральләштерелгән мәйданчыгы, «Пире таван кетсе тарать" чуаш милли ашлары һәм эчемлекләренең күргәзмә павильоны, районның чуаш коллективлары һәм бәйрәм кунаклары катнашында концерт программасы, «Янра, хут купас» гармунчылар конкурсы һәм башкалар көтә.

Бәйрәмдә чуаш эстрадасының «Асамат» төркеме, Ольга Прокопьева, Александр Галин һәм Алина Кудрявцева чыгыш ясаячак.

Бәйрәм сәгать11.00дә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International