Чара барышында кулланучыларга хокукларын яклауга кагылышлы буклетлар таратылды.
Июнь башында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече кулланучылар һәм сәүдә хезмәткәрләре өчен шәһәр челтәр кибетләренең берсендә консультация бирүне оештырды. Сатып алучыларга һәм сатучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы таләпләре һәм товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында аңлатмалар бирелде.
Моннан тыш, кибеттә мәгълүмат стендында кирәкле документларның булуы турында консультация үткәрелде, сатыла торган азык-төлек товарларына бәяләрне рәсмиләштерү һәм урнаштыруның дөреслеге турында мәгълүмат җиткерелде. Төп игътибар сатыла торган азык-төлек товарларының сыйфатын раслый торган документлар булуга юнәлтелде.
Әлеге чара барышында шулай ук сәүдә челтәренә китерелә торган азык-төлек товарларының сыйфаты, шулай ук социаль әһәмияткә ия товарларның бәяләре һәм тәкъдим ителә торган бәяләре турында да фикер алыштылар. Сатып алучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алу мөмкинлегенә дә ия булды.