Утырыш эше белән комиссия рәисе Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелек итте.
Бүген Нурлатта террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышы узды, анда районда террорчылыкка каршы торуга кагылышлы мөһим мәсьәләләр каралды.
Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе секретаре Владимир Борисов үз чыгышында 2022 елның 1 яртыеллыгында планлаштырылган чараларның үтәлеше, мөмкин булган очракларга җавап бирү чаралары һәм чираттагы чорга бурычлар турында сөйләде.
Шулай ук Владимир Борисов районда югары «сары» куркынычлык дәрәҗәсен билгеләгәндә үткәрелгән күнегүләрнең нәтиҗәләре турында да сөйләде.
Балалар ял итү урыннарының куркынычсызлыгын тәэмин итү, район территориясендә урнашкан балалар сәламәтләндерү лагерьларының («Заречный», «Чияле алан»)террорчылыкка каршы сакланышын тәэмин итү турындагы мәсьәлә белән комиссия әгъзалары алдында яшьләр һәм спорт бүлеге начальнигы Румия Фәтхетдинова чыгыш ясады.
Шулай ук комиссия әгъзалары Богдашкино, Колбай-Мораса һәм Якушкино авыл җирлекләре башлыкларының профилактика эшенең торышы турында докладларын тыңлады.
Утырышка район башлыгы Алмаз Әхмәтшин нәтиҗә ясады. “Без – җитәкчеләр буларак кешеләр иминлеге өчен җавап бирәбез", - диде ул, комиссия әгъзаларын һәм авыл җирлекләре башлыкларын терроризм, экстремизм идеологиясенә каршы тору, профилактикалауга аерым игътибар бирергә өндәде.