Районнан бүген 13 егет хәрби хезмәткә китте

2022 елның 28 июне, сишәмбе

Юлга кузгалыр алдыннан алар адресына җылы сүзләр яңгырады.

Нурлаттан тагын 13 егет Россия Кораллы Көчләре сафын тулыландырды. Аларны озатырга шәһәрнең хәрби комиссары Заһир Абдуллин, район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Румия Фәтхетдинова, Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Ришат Сафиуллин һ.б. килде.

Шулай ук хәрби хезмәткә чакырылучыларны озатырга авыл җирлекләре башлыклары да килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International