Нурлатта район предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләре белән киңәйтелгән планерка булды

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

Районның барлык милек рәвешләрендәге предприятие, оешма җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәйтелгән планеркада район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре каралды.

Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәрендә 2022-2023 елгы җылылык бирү сезонына әзерлек барышы турында район Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Хәмзин сөйләде. Өстәмә доклад белән «Нурлатгаз» эксплуатация-җитештерү идарәсенең баш инженеры Ришат Зарипов чыгыш ясады. Җылылык белән тәэмин итү сезонына әзерлек турында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илнур Бәхтияров сөйләде.

Планеркада район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Рәхмәтуллинаның Нурлат муниципаль районында җәйге каникуллар вакытында балаларның иминлеген тәэмин итүне оештыру турындагы доклады тыңланды. Район территориясендә аварияләрнең торышы һәм балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм булдырмау чаралары турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Денис Агеев хәбәр итте.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина районда “УЯВ” бәйрәмен оештыру һәм уздыруның барышы, шулай ук агымдагы елның июнендә районның спорт, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге төп казанышлары турында хисап тотты. Росельхознадзорның Нурлат муниципаль районындагы эшчәнлеге мәсьәләсен Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең фитосанитар күзәтчелек һәм ашлык сыйфатына күзәтчелек бүлеге Дәүләт инспекторы Салават Фәтхетдинов ачты. Колбай-Мораса һәм Мамык авыл җирлекләре башлыклары Ришат Насыйбуллин һәм Валерий Рыжков авыл җирлекләрендә башкарыла торган эшләр һәм җирлектәге үсеш перспективалары турында сөйләделәр.

Планерка Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы Алмаз Әхмәтшин рәислегендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International