Ә Нурлатның актив яшьләрен "Театр” скверы сәхнәсендә бүләкләделәр.
Яшьләр көнен бәйрәм итү кысаларында Нурлатта ике көн дәвамында төрле массакүләм чаралар узды, анда яшь буын вәкилләре үзләренең талантларын һәм осталыкларын күрсәтә алдылар.
«Кондырча» ландшафт паркында хатын-кызлар командалары арасында «Бердәм Россия»партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе призына пляж волейболы буенча ярышлар узды. Ярышларда Светлана Әхмәтшина һәм Валерия Исаева җиңүчеләр булдылар, 2 урында – Анна Изотова, Элина Кирилова, 3 урында-Камилла Ганиева һәм Мария Трубкина.
Г.Хөсәенов исемендәге "Спорт” паркының мәйданчыгында ирләр командалары арасында стритбол буенча ярышлар узды. Биредә «ГСВ» командасы җиңү яулады, 2 нче һәм 3 нче урыннарны «Регион-16» һәм «Тулпар»бүлеште.
Биредә үк ГТО комплексының «ГТО-2022 чемпионнары» беренче команда ярышлары узды. Биредә хоккей буенча «Ледок» спорт мәктәбе командасына тиңнәр булмады, 2 нче урында- Г. Хөсәенов исемендәге "Ледок" спорт мәктәбе, 3 нче урында-«Нурлатнефть»НГДУсы.
Кич белән нурлатлылар «Театр» скверына җыелды, анда бәйрәм чарасы узды.
Нурлат яшьләрен район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина сәламләде. Ул шулай ук активистларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Болар-«Таграс-ЭнергоСервис» ААҖ мастеры Юрий Кузьмин, «Таграс-ЭнергоСервис» ААҖ әйдәп баручы инженеры Альберт Мөхәммәтвәлиев, 1 нче мәктәпнең педагог-оештыручысы Ксения Мөхәммәтҗанова, 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зинаида Гудилина, Нурлат гимназиясенең физик культура укытучысы Андрей Помелов, 2нче мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Кирилл Захаров, Яңа Иглай мәктәбе укучысы Изилә Батдалова, Колбай-Мораса мәктәбен тәмамлаган Руфинә Галиуллина, Нурлат районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре Гүзәл Ганиева.
Чара Казан шәһәреннән килгән кунаклар – «Jamberry» кавер-төркеме катнашында зур бәйрәм концерты белән дәвам итте.