Нурлатта «Тоннель» операциясе узды

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

Бүген район автоинспекторлары традицион «Тоннель»профилактик операциясен үткәрде.

Рейд үткәрү урыны итеп Гыйматдинов урамын сайладылар.

«Бу урам - шәһәрдә иң төп урамнарның берсе,биредә интенсив транспорт агымы. Бүген без балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалауга, балаларны-пассажирларны йөртүгә бәйле хокук бозуларны кисәтүгә һәм булдырмауга аерым игътибар бирәбез", - дип билгеләде ЮХИДИнең Нурлат бүлеге начальнигы Денис Агеев.

Ранис һәм Илсөяр Ситдыйковларның машинасын да транспорт агымында автоинспекторлар туктатты.

Кызлары Дилә һәм Динә автомобильдә иминлек кагыйдәләрен тулысынча үтәп йөри: икесе дә махсус автомобиль утыргычларында, иминлек каешлары белән эләктерелгән. "Автоинспекторларның мондый рейдларын бик кирәк дип саныйм. Чөнки балалар барлык кагыйдәләрне исәпкә алып йөртелергә тиеш. Беренче чиратта, бу штрафларны булдырмас өчен түгел, ә балаларыбызның иминлеге өчен эшләнә», – дип билгеләп үтте гаилә башлыгы Ранис Ситдыйков.

Дәүләт автоинспекциясенең җирле бүлеге хезмәткәрләре ике сәгать эчендә, ә нәкъ менә шуның кадәр дәвам иткән профилактик операция барышында 11 хокук бозу очрагын ачыклады, аларның 6сы-куркынычсызлык каешын эләктермәү. Автоинспекторлар билгеләп үткәнчә, мондый хокук бозган өчен штраф – 1000 сум.

Ә менә Чуаш Мәнҗесе авыл кешесе өчен бүгенге иртәне хәерле дип атап булмый. Иртән иртүк эшкә ул «градус астында»бара. Аның автомобиле махсус стоянкага озатылды, шоферның үзен 30 мең сум штраф һәм 1,5-2 елга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү көтә.

«Исерек хәлдә  машина белән идарә итү -юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның иң куркыныч очракларыннан берсе. Безнең бурыч-район юлларында мондый күренешләрне булдырмау, хәрәкәтнең барлык катнашучыларының иминлеге шуңа бәйле», - дип билгеләп үтте Денис Геннадьевич.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International