Чияле Алан авылы китапханәсе «Иң яхшы китапханә» исеменә лаек булды һәм 100 000 сум акча алды

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы конкурсында җиңү авыл китапханәсенә матди базаны баетырга һәм эш юнәлешләрен киңәйтергә мөмкинлек бирде.

Бу казаныш -  китапханәче Марина Ермолаеваның 20 ел эшләү дәверендә туплаган күпьяклы хезмәт тәҗрибәсенең искиткеч нәтиҗәсе. Ә Чияле Алан һәм Абляскино авылларына хезмәт күрсәтүче китапханә бүген, чыннан да, төрле яшьтәге кешеләрне җәлеп итә алырлык мәдәни-мәгълүмат үзәге булып тора. Тематик күргәзмәләр, җирле авторлар белән иҗади очрашулар, танып – белү сәгатьләре, конкурслар, уеннар-китапханәчеләрнең көндәлек эшенең аерылгысыз өлешен тәшкил иткән барлык чараларны санап чыгу мөмкин түгел.

«Сәламәт яшәү рәвеше – озын гомерле юл» проекты өлкән буын вәкилләре арасында аеруча зур кызыксыну уятты. Аны тормышка ашыру кысаларында менә инде 8 ел китапханәдә «БРИЗ» клубы эшли (дәрт, шатлык һәм сәламәтлек). Бүген ул 55 яшьтән өлкәнрәк 10 хатын-кызны берләштерә, алар актив тормыш рәвеше алып бара. Алар арасында скандинавия йөреше белән мавыгучылар да бар, файдалы киңәшләр туплаучылар, дару үләннәре, гөмбә җыярга яратучылар да бар. Шуңа күрә атнага бер тапкыр уза торган һәр очрашу үзенчәлекле тәҗрибә алмашуга әверелә.

– Дөрес туклану, рус мунчасының файдасы турында сөйләшәбез, табигатькә чыгабыз, волейбол уйныйбыз, – дип башлады клуб эшен Рәисә Титова. – Без бер гаилә кебек бер-беребезгә көндәлек тормышта да булышабыз. – Сәламәт яшәү рәвешен алып бару – вакыт таләбе, ул теләсә кайсы яшьтә актуаль, - дип сүзгә кушылды Марина Ермолаева. - Клуб әгъзалары белән аралашудан тыш, үз даирәбездә, сәламәт яшәү рәвешенә үсеп килүче буынны да җәлеп итәргә тырышабыз. Мәктәп спорт залында яки саф һавада хәрәкәтчән уеннар, укучылар белән спорт ярышлары уздырабыз.

Хәер, клуб әгъзаларының мәнфәгатьләре киң, алар шулай ук кул эшләре белән дә шөгыльләнәләр, төрле бәйрәмнәр оештыруда актив катнашалар. Сүз уңаенда, иң актив китап укучылар да алар. Марина Николаевна сүзләренә караганда, аларны халык арасында популяр булган «Мәңгелек чакыру», «Девчата», «Талым» әсәрләре дә, заманча әдәбият та кызыксындыра.

 

– Китапханә фондына 5000нән артык китап, шулай ук күпсанлы газета-журналлар һәм брошюралар керә, - диде китапханәче. - Ул даими рәвештә балалар, яшьләр басмалары, классик һәм заманча әдәби әсәрләр белән тулылана. Шуңа күрә биредә һәркем күңеленә хуш килгән китапны таба ала. Елына 500 дән артык укучыга хезмәт күрсәтәбез, алар арасыннан Чияле Аланнан Алексей Ухванов һәм Николай Леваков, Абляскиннан ирле-хатынлы Светлана һәм Алексей Фроловларны аерым билгеләп үтәргә мөмкин.

Конкурста җиңү китапханәнең матди базасын баетырга һәм эш юнәлешләрен киңәйтергә мөмкинлек бирә. Откан акчага биредә проектор, экран, компьютер, укучылар өчен компьютер өстәле һәм башка кирәкле җиһазлар сатып алганнар. Бүген, халыкның матбугат басмаларына игътибары кимүне булдырмау максатында, Чияле Алан китапханәсендә китап укуга кызыксынуны стимуллаштыру өчен барлык чаралар күрелә, һәм, эш нәтиҗәләре күрсәткәнчә, бик уңышлы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International