Тиздән, төгәлрәге, 9 июльдә, бөтен мөселман дөньясы исламда иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе-Корбан бәйрәмен каршылаячак.
Бәйрәм районның барлык мәчетләрендә дә намаз укудан башлана. Ул Коръән аятьләрен уку, дин әһелләренең вәгазьләре белән дәвам итәчәк, җәмәгать намазы 3.41 сәгатькә билгеләнгән. Аннан соң бәйрәмнең төп йоласы – Корбан чалу башлана. Ул 11 июльдә кояш баеганчы өч көн дәвам итәчәк .
Нурлатта быел да корбан чалырга теләгән кешеләр Ключи микрорайоны мәчете янында махсус билгеләнгән урында корбан чала алалар. Мохтаҗларга корбан итен таратуда район мөхтәсибәте ярдәм итә ала.
- Халык йоласы буенча корбан итен өч өлешкә бүләргә кирәк. Бер өлешен үзеңә калдырасың, берсен-туганнарына бирәсең яки аш уздырып сыйлыйсың, калганнарын мохтаҗларга таратасың,-дип аңлатты район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов. – Әмма иң яхшысы, әлбәттә инде, аз тәэмин ителгән кешеләргә тулысынча сәдака итеп бирергә кирәк. Бу бурычны без үз өстебезгә алабыз, итне туңдыру һәм саклау өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Бер өлешен, гадәттәгечә, үзәкләштереп, мохтаҗ кешеләргә һәм гаиләләргә, өлкәннәргә тапшырачакбыз, бер өлешен шәһәр үзәгендә урнашкан ризык тарату пункты аша әзерләячәкләр һәм таратачаклар. Корбан итен безнең аша өләшергә теләүчеләр булса, итне китергәндә кисәкләргә бүлеп алып килүләрен сорыйбыз.
Быел Корбан нисабының күләме 32 мең сум тәшкил итә, ягъни дини кануннар буенча, исән, акылында балигъ булган, ким дигәндә шулкадәр акчасы булган мөселман корбан чалырга тиеш.
- Безнең җирлектә сарык, кәҗә, сыер чалалар. Сыерны җиде кеше бергә җыелып корбан итеп ниятли ала, – диде Наил хәзрәт.
- Корбан чалу-мәҗбүри йола. Матди мөмкинлек булганда, авыр хезмәт белән исәпләп, яки акча түләп, аны кире кагарга ярамый. Аллаһы Тәгалә моның өчен савабын ирештерә. Ләкин бу йоланы башкару, барыннан да элек, кешенең үзе өчен мөһим-ул аның ныклыгын, иманлылыгын, намуслылыгын һәм тырышлыгын бәяләүне аңлата. Санитар-эпидемиологик чикләүләр бетте, шуңа күрә мин барлык мөселманнарны, якынлашып килүче Корбан бәйрәмен зурлап, мәчеткә килергә чакырам.
30 июньдә изге айларның берсе – Зөлхиҗҗә җитә. Аның беренче декадасы аеруча кыйммәтле санала. Бу чорда ураза тотарга, намаз укырга, зәкят бирергә, изге гамәлләр кылырга киңәш ителә.
8 июльдә, Корбан бәйрәме алдыннан, Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көнендә, Гарәфә көне билгеләп үтеләчәк. Быел ул җомга көненә туры килә, шуңа күрә бик әһәмиятле. Бу вакытта хаҗ кылучылар хаҗиәкбәр исемен ала, ә хаҗда булмаучыларга пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә ураза тотарга киңәш ителә – бу бик изге эш санала.