Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат бүлеге ЮХИДИ бүлегенең яңа җитәкчесе итеп полиция капитаны Денис Агеев билгеләнде.
Элегрәк ул Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең аерым махсус юл-патруль хезмәте батальонының 3 ротасы 2 взводы командиры урынбасары булып эшләгән иде.
Денис Геннадьевич-Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган, аңа 32 яшь.