Киң күңелле, ачык йөзле Энҗе, 2019 елда шәһәрнең 1нче мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтына укырга керә.
Бу аның күптәнге хыялы була, хәзер ул факультетның 3нче курс студенты, «Евразия тикшеренүләре» юнәлеше буенча чит ил төбәкләрен өйрәнә.
Актив, тырыш, югары гражданлык позициясенә ия студент кыз, укуның беренче көннәреннән нәкъ менә шушы һөнәрне үзләштерү бурычын куя, чөнки ул киләчәк тормышны сәяхәтләр белән бәйләргә, чит телләрне өйрәнергә мөмкинлек бирә.
Фәннәрне сайлау хокукын аның үзенә бирәләр, Энҗе Көнчыгыш Азия сәясәте һәм икътисады, Көнчыгыш Азия һәм Евросоюзның арасындагы үзара мөнәсәбәтләр кебекләрендә туктала. Ә Польша белән якыннанрак танышу өчен, поляк халкы мәдәниятен үзләштерү буенча курсны сайлый.
Чит дәүләт университеттында шундый катлаулы фәннәрне үзләштерү өчен инглиз телен ни дәрәҗәдә яхшы белергә һәм ирекле сөйләшергә кирәклеген күз алдына күз алдына китерү авыр түгел. Тыгыз уку графигы һәм өстәмә дәресләргә дә карамый, кыз сәяхәт итәргә дә өлгерә: дуслары белән Франциядә, Италиядә, Германиядә булырга өлгергән. Хәзер ул сессияне «ябарга» әзерләнә – алда аны йомгаклау тестлары, телдән һәм язмача имтиханнар, эссе язу көтә.
Әлбәттә, Энҗе туганнарын һәм якыннарын бик сагына, шөкер, алар белән аралашу өчен заманча гаджетлар бар, көн саен ул әти-әнисе белән видеоэлемтә аша сөйләшә.
«Без кызыбызның уңышлары белән горурланабыз һәм аның өйгә кайтуын түземсезлек белән көтәбез", – ди әнисе Ләйсән Рифкатовна.
Хәер, көтәргә күп калмады инде, Энҗе матур тәэсирләр, тирән белемнәр һәм яңа максатлар белән июль аенда ук өенә кайтачак.