Көн дәвамында җәмәгать кабул итү бүлмәсенә 10 кеше мөрәҗәгать итте.
«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә пенсия фонды, БТИ белгечләре, нотариус һәм адвокат катнашында түләүсез юридик ярдәм көне узды.
Нурлатлылар җәмәгать кабул итү бүлмәсенә Арбитраж судына гариза, торак урыны, мирас, бүләк итү һәм васыять итү, өлешләп торак бинаны теркәү, пенсияне индексацияләү, хезмәт кенәгәсе буенча ташламалы пенсия исәпләү һәм башкалар кебек сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.
Барлык мөрәҗәгать итүчеләр дә тулы консультация һәм аңлатмалар алдылар.