«Театр» скверы сәхнәсендә район мәктәпләренең 29 чыгарылыш укучысына тантаналы шартларда аттестатлар һәм «Укудагы аерым уңышлары өчен!».
"Бүген бездә рәсми рәвештә аттестатлар тапшыру көне, – диде мәгариф бүлеге начальнигы Алсу Рәхмәтуллина. – Бу уку елында мәктәпне 179 укучы тәмамлады. Ә бирегә без медалистларны чакырдык, алар - 29. Бу-Нурлат районының алтын фонды»
Чыгарылыш сыйныф укучыларын сәхнәдән район башлыгы урынбасары Линар Маняпов сәламләде һәм аларга җылы теләкләрен җиткерде.
«Мин сезгә алга таба тормышыгызда һәм укуыгызда уңышлар телим, Сез бүгеннән үк инде зур планнар төзисез, бар хыялларыгыз тормышка ашсын. Имтиханнар тапшыру нәтиҗәсендә алган яхшы билгеләр сезгә илебезнең барлык вузларына укырга керергә мөмкинлек бирә. Уку тәмамланганнан соң сезне туган районыбызга кайтырга чакырам. Безгә барлык юнәлешләр буенча яхшы белгечләр кирәк», - диде ул. Ә әти-әниләргә исә үз балаларыгызга югары уку йортларына укырга кереп югары белем алырга булышуда ярдәм итүегезне телим, баларның югары һөнәри белем алуы - бүгенге көндә иң дөрес кертем, - дип билгеләп үтте Линар Нурисламович.
Безнең районны һәм республиканы олимпиада хәрәкәтендә үз казанышлары белән таныткан чыгарылыш сыйныф укучыларын аерым билгеләп үттеләр. «Татнефть» хәйрия фондының «сәләтле балалар» программасы сертификаты һәм 20 мең сум күләмендә акчалата премия белән гимназияне тәмамлаган Полина Миронова-Җамалиева һәм 2нче мәктәпне тәмамлаган Арина Евдокимова бүләкләнде.
Аттестатлар һәм медальләр тапшырылган чыгарылыш сыйныф укучылары арасында балачактан ук тегү һәм модельләштерү белән кызыксынучы, 2019-2020 елларда технология һәм дөнья сәнгате мәдәнияте буенча Бөтенроссия олимпиадаларында, шулай ук Ворлдскиллс юниорлар чемпионатында җиңүче Диана Кульметьева да бар иде.
«Аның омтылышын һәм талантын күргән шәһәр гимназиясе укытучылары ярдәме белән ул шундый биеклекләргә ирешә алды», – дип уртаклашты аның әнисе Миләүшә Кульметьева рәхмәт сүзләре белән.
Чара татар эстрадасы йолдызлары Алсу Һәм Азат Фазлыевларның чыгышы белән дәвам итте, ул чыгарылыш сыйныф укучылары өчен генә түгел, күп санлы шәһәр халкы өчен дә күңелле бүләк булды