Нурлатта медицина хезмәткәре көнен театр скверында билгеләп үтү матур традициягә әйләнде.
Шәһәр үзәгендә урнашкан «Театр» скверы сәхнәсендә медицина хезмәткәрләре адресына котлау һәм рәхмәт сүзләре яңгырады.
Нурлат районының сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һөнәри бәйрәменең икенче ел рәттән тантаналы өлеше нәкъ менә биредә уза.
Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән медицина хезмәткәрләре адресына котлау сүзләрен аның урынбасары Линар Маняпов җиткерде.
«Сез һәрвакыт кешеләр өчен иң кадерле булган – сәламәтлек сагында торасыз. Сезнең өчен ял көннәре дә, бәйрәмнәр дә юк, сез һәрвакыт сакта. Мин сезгә пациентларыгыздан иң яхшы һәм күңелле сүзләр генә ишетүегезне телим», - диде Линар Нурисламович ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек теләп.
Медицина хезмәткәрләренә котлау сүзләре белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина мөрәҗәгать итте, хезмәттәшләрен Нурлат районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Сәгъдиев котлады.
Чара бүләкләү тантанасы белән дәвам итте: сәламәтлек саклау өлкәсенең күп кенә хезмәткәрләре Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының, Нурлат муниципаль районы Башлыгының, Нурлат район үзәк хастаханәсенең, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы республика комитетының Мактау грамоталарына, шулай ук «COVID-19 пандемиясе белән көрәштә ирешкән казанышлары өчен» истәлекле медальләренә лаек булдылар.