Нурлат районында иң яхшы сыер савучыларны һәм технологларны билгеләделәр

2022 елның 24 июне, җомга

Быел беренче тапкыр сыер савучылар һәм көтүне үрчетү буенча технологларның район конкурсында кече крестьян-фермер хуҗалыклары вәкилләре дә катнашты.

«Нурлат сөте» хуҗалыгы Югары Нурлат бүлекчәсенең җәйге лагере бүген бөтен районнан күп санлы кунакларны кабул итте – биредә машина белән сыер саву операторлары һәм терлек үрчетү технологлары арасында һөнәри осталык конкурсы узды. 

Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин катнашучыларны ачылыш тантанасында сәламләде.

«Сезнең һөнәр – һәр көнне авыр хезмәт кую ул. Бу конкурс сезнең хезмәтегезнең әһәмиятен тагын бер кат раслый һәм сез әлеге авыр юлны сайлап, яшь буын өчен үрнәк өлге булып торасыз. Район җитәкчелеге, барлык нурлатлылар исеменнән башкарган  хезмәтегез өчен сезгә зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Зур һөнәри уңышлар сезгә», – диде Алмаз Сәлимович.

Машина белән сыер саву операторлары конкурсында 13 конкурсант катнашты. Аларга өч этапны узарга кирәк иде: теоретик сорауларга җавап бирергә, сыер саву аппаратын сүтеп җыюда үз осталыкларын күрсәтергә. Терлек үрчетү буенча технологлар арасында үткәрелгән конкурста 11 белгеч катнашты.

Нәтиҗәдә төрле номинацияләрдә урыннар түбәндәгечә бүленде: 

«Иң яхшы машина белән сыер саву буенча иң яхшы оператор» (кече КФХ): 

1 урын-Руфия Яруллина ("Ганиева И. И" КФХ)

2 урын-Гөлүсә Мостафина ("Шәйдуллин А. А" КФХ)

3 урын-Рошания Ибәтуллина («Нурлат сөте»ҖЧҖ)

«Машина белән сыер саву  буенча иң яхшы оператор»  (эре хуҗалыклар): 

1 урын-Ирина Артамонова («Нурлат сөте»ҖЧҖ)

2 урын-Илһамия Гыйләҗева («Сөләйманов Ә.И» КФХ)

3 урын – Анжелика Яллина («Аграрий»ҖЧҖ)

"Көтүне үрчетү буенча иң яхшы технолог»:

1 урын-Антонина Семенова («Нурлат сөте»ҖЧҖ)

2 урын-Светлана Семенова («Нурлат сөте»ҖЧҖ)

3 урын-Флюра Шәйдуллина («Шәйдуллин А.А.»КФХ).

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук катнашучылар оештыручылардан бүләкләр алдылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International