Йорт яннары территориясен карап тоту һәм үләннәрне чабу, 2022/2023 еллар җылылык чорына әзерлек һәм «Торак фонды мониторингы» системасына үз вакытында мәгълүмат кертү мәсьәләләре буенча мәгълүматны Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илнур Бәхтияров җиткерде.
Әлеге мәсьәләләр буенча идарәче компанияләр җитәкчеләре дә тыңланылды, барлык идарәче компанияләргә дә йорт яны территориясен тиешле халәткә китерергә, шулай ук якындагы территориядә үләннәрне чабуда ярдәм итәргә тәкъдим ителде.
Салымнар буенча бурычлар турында халыкка хәбәр итү кирәклеге турында Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Зәринә Сәйфетдинова җиткерде.
Башкарма комитет эшләре белән идарә итүче Ралия Ханеева «Халык контроле»нә кергән гражданнарның мөрәҗәгатьләрен үз вакытында үтәү һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен электрон рәвештә түләү турында сөйләде.
Идарәче компания җитәкчеләренә һәм «Татэнергосбыт» оешмасы вәкилләренә шәһәр халкы белән торак-коммуналь хезмәтләр өчен электрон рәвештә түләү буенча эшне волонтерлар җәлеп итеп оештырырга тәкъдим ителде.
Киңәшмәдә шулай ук Шашин урамындагы күл янында чүп-чар җыю өчен контейнер урнаштыру, күп фатирлы йортлар подъездларын чүп-чардан арындыру һәм башка агымдагы мәсьәләләр каралды.