«Нурлатгаз» предприятиесен моңа кадәр баш инженер вазыйфасын башкарган Альберт Галәветдинов җитәкләде.
Бүген коллективка яңа җитәкчене «Газпром трансгаз Казан» оешмасының генераль директорының җитештерү буенча урынбасары Михаил Фролов тәкъдим итте.
Альберт Галәүтдиновны җаваплы вазыйфага билгеләнүе белән Нурлат муниципаль районы Башлыгы урынбасары Линар Маняпов котлады.
"Альберт Минсалихович үзен һәрвакыт профессионал буларак күрсәтте, без аның белән һәрвакыт уртак тел таптык. Ул районны, коллективны яхшы белә. Район җитәкчелеге Альберт Минсалих улын «Нурлатгаз» эксплуатация – җитештерү идарәсе начальнигы вазыйфасына билгеләү – дөрес адым икәненә ышана», - дип билгеләде Линар Маняпов.