Бүген Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы хәрби комиссариатыннан Нурлат егетләренең чираттагы төркеме Россия Федерациясе Кораллы Көчләре хәрби хезмәтенә китте.
Аларга туганнары һәм якыннары белән бергә район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов, Үзәк хәрби округның баш инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов, Нурлат районы хәрби комиссары Заһир Абдуллин, авыл җирлекләре башлыклары киңәш-теләкләрен җиткерделәр.
Алар егетләргә лаеклы, намус белән хезмәт итеп кайтуларын теләделәр.