Депутатлар район Советы рәисе Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә берничә мөһим мәсьәләне карады.
Сессия башланыр алдыннан депутатлар озак еллар Нурлат районы җитәкчесе булып эшләгән РФ Дәүләт Думасының Татарстаннан элеккеге депутаты Фатыйх Сибагатуллинны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Сессиядә депутатлар Нурлат муниципаль районы Советының «2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы бюджеты турында» 2021 елның 3 декабрендәге 84 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләне карады.
Депутатлар алдында 2023 елга һәм 2024, 2025 еллар план чорына физик затлар кеременә салымнан Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы бюджетына түләүләрнең өстәмә нормативы белән муниципаль районнарның бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне алыштыруны килештерү турындагы мәсьәлә белән районның финанс-бюджет палатасы рәисе Лилия Исмәгыйлева чыгыш ясады.
Шулай ук депутатлар «Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы торак - коммуналь хуҗалыгы идарә компаниясе» муниципаль унитар предприятиесенә төзекләндерү буенча эшләр башкаруга бәйле чыгымнарны каплауга субсидияләр бирү турында карарны кабул иттеләр.
Сессиядә 2021 ел өчен районның Контроль-хисап палатасы эшчәнлеге турында хисап тыңланды һәм расланды.
«Нурлат автотранспорт предприятиесе» оешмасына муниципаль преференция бирү турындагы мәсьәлә белән Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Лилия Закирова чыгыш ясады.
Шулай ук халык тарафыннан Нурлат муниципаль районы Советының 2022 елның 22 февралендә кабул ителгән 98 номерлы «Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы» муниципаль берәмлеге милкендә булган мөлкәтне хосусыйлаштыруның фараз планы (программасы) турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәлә каралды.
Депутатлар Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге турындагы Нигезләмәне карадылар һәм расладылар, Нурлат муниципаль районы Советының «Нурлат муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясен төзү турында» 2019 елның 25 февралендәге 204 номерлы карарына үзгәрешләр керттеләр.