Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Нурлат районындагы бүлекчәсенә эшләүче пенсионерлардан пенсия турында сораулар белән мөрәҗәгатьләр килә.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең Нурлат районындагы Клиент хезмәте (бүлек хокукларында), эшләүче пенсионерларның аларга индексацияләр чыгару өчен эштән китми генә бер айга картлык буенча иминият пенсиясе алудан баш тарту уңаеннан мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә, түбәндәгеләрне хәбәр итә:
- «Иминият пенсияләре турында» 2013 елның 28 декабрендәге 400-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, чыннан да, пенсионерның картлык буенча билгеләнгән иминият пенсиясен алудан баш тарту мөмкинлеге каралган (25 статьяның 1 өлешендәге 5 пункты). Эшләүче пенсионерга мондый гариза бирелгән булса, Пенсия фонды тиешле гариза алган айдан соң килүче айның 1нче числосыннан иминият пенсиясен түләүне туктата.
Әлбәттә, пенсионер теләге һәм гаризасы буенча картлык буенча иминият пенсиясе киләсе айның 1 нче числосыннан торгызылырга яки кабат билгеләнергә мөмкин, ләкин ул, эш чорында кертелгән индексацияләрне исәпкә алмыйча, ә димәк, аның күләмен, аның баш тартуына кадәр кулланылган бер пенсия коэффициенты бәясеннән һәм беркетелгән түләү күләменнән чыгып, арттырмыйча гына түләнәчәк.
Пенсияне яңа билгеләү һәм түләү «Иминият пенсияләре турында» 2013 елның 28 декабрендәге 400-ФЗ номерлы Федераль законның 26.1 статьясы нигезендә, пенсия фонды тарафыннан башкарыла.
«Фейкны төзүчеләр киңәшенә колак салып, аннан соң аны зур күләмдә билгеләү өчен «вакытлыча» пенсия түләвеннәннән баш тарткан очракта, эшләүче пенсионер бер нәрсә дә отмаячак, киресенчә бер айлык үзенә түләнергә тиешле түләүне югалтачак, һәм инде аны кире кайтара алмаячак", – дип ачыклык кертте клиент хезмәте белгечләре.