Нурлат районын 10 елдан артык җитәкләгән Фатыйх Сәүбан улы Сибагатуллин вафат булды.
Фатыйх Сәубанович Нурлат районы белән 1996-2007 елларда җитәкчелек итте. Аның район хакимиятенә килүе белән бик күп үзгәрешләр барлыкка килде – күп кенә социаль-мәдәни учреждениеләрнең яңа биналары, юллар төзелде, су белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителде. Нурлатлыларны тузган торактан күчерү программасы уңышлы тормышка ашырылды. Фатыйх Сәубан улы җитәкчелек иткән чоры мөһим вакыйга - Нурлатның яңа статусы - республика карамагындагы шәһәрләр категориясенә кертелүе, районыбыз Нурлат районы дип үзгәртелүе белән истә калды.
Фатыйх Сибагатуллин Нурлат тормышына битараф калмады, Дәүләт Думасы депутаты итеп сайланганнан соң да еш кына килеп, халык белән очрашулар үткәрде, мөрәҗәгатьләргә җавап бирде.
Нурлатлылар хәтерендә ул мәңгегә зирәк акыллы сәясәтче, әһәмиятле олы шәхес, гениаль стратег булып калачак.