Нурлат районы кураторы «Кондырча» ландшафт паркында эшнең икенче этабы барышын бәяләде

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

«Кондырча» ландшафт паркында эшләрнең икенче этабын Нурлат районы кураторы Александр Шадриков бәяләде.

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков, Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин озатуында, «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» Федераль программасы кысаларында, «Кондырча» ландшафт паркында эшнең икенче этабын тормышка ашыру нәтиҗәләре белән танышты.

– Бу яхшы, кирәкле объект, күп функцияле, чын-чынлап халык өчен эшләнгән, - дип билгеләп үтте министр. Ул шулай ук республика территориясендә гамәлгә ашырыла торган барлык программалар да, беренче чиратта, Татарстанда яшәүчеләр файдасына юнәлдерелгән, дип өстәде.

– Без бүген су объектының шәһәр халкын җәлеп итү урынына әйләнүен үз күзебез белән күрәбез, биредә су коеналар, балалар, шулай ук аларның ата – аналары һәм өлкән буын вәкилләре өчен ял зоналары каралган, - дип дәвам итте Александр Валерьевич, моннан ике ел элек ул Кондырча ярларының җимерелеп торак йортлар өчен куркыныч тудырганын искә төшерде.

- Президент ярдәме белән без әлеге су объектының тискәре йогынтысын бетердек.

Монда ук «Татмелиорация» генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин һәм «Амальстрой плюс» подрядчы оешмасы директоры Фәнис Галимҗанов белән эшләрнең өченче этабы белән бәйле берничә мөһим мәсьәлә буенча фикер алыштылар.

- Кондырча елгасын төзекләндерү, матурайту һәм чистарту буенча эшне дәвам итү турында карар кабул ителде. Бүгенге көндә бу процессны проектлау бара. ГТС төзү планнары бар, – дип сөйләшүгә нәтиҗә ясады Фәнис Галимҗанов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International