Салым түләүчеләр салым йөкләмәләренең үтәлеше турында электрон почта яки смс-хәбәрләр аша мәгълүмат ала алалар.
Моның өчен Россия Федераль салым хезмәтенең 2020 елның 6 июлендәге ЕД-7-8/423@ номерлы боерыгы белән расланган форма буенча бурычлар булу турында хәбәр итүгә ризалык җибәрү дә җитә. Ризалыкны салым түләүченең шәхси кабинетыннан бирергә, салым инспекциясенә кәгазьдә шәхсән, вәкил аша алып килергә, почта аша заказлы хат белән җибәрергә яки электрон формада телекоммуникацион элемтә каналлары аша тапшырырга мөмкин.
Мондый мәгълүмат форматы салым түләүчегә мәҗбүри түләүләрне түләү буенча исәп-хисапларның агымдагы торышын үз вакытында күзәтеп торырга һәм пенялар исәпләүгә юл куймаска мөмкинлек бирә. Смс-һәм e-mail ярдәмендә мәгълүмат бирүнең өстенлеге шулай ук мәгълүматларның актуальлеге булып тора, сервис агымдагы датага дөрес мәгълүматны бирә.
Бурыч турында хәбәрләрне кварталга бер тапкырдан да ешрак алып булмый. Салым түләүче, баш тарту турында гариза юллап, алга таба мәгълүмат бирүдән теләсә кайсы вакытта баш тарта ала. Бурыч турында хәбәр итү механизмын гамәлгә ашыру буенча барлык файдалы мәгълүмат, шулай ук аны түләү ысуллары Россия Федераль салым хезмәте сайтының «Бурыч турында мәгълүмат» махсус сәхифәсендә тупланган nalog.gov.ru/info_dolg.