73нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге хезмәткәрләре янгын яки яну билгеләре табылган вакытта нинди гамәлләр башкарырга кирәклеген искә төшерде.
Янгын яки яну билгеләре (төтенләү, көек исе, температура күтәрелү, һ. б.) булганда түбәндәгеләрне эшләү кирәк:
ишекне ябып йозакка бикләмичә бинадан чыгарга;
"01”,”101" яки "112" номерлары буенча янгын сагы хезмәткәрләрен чакыртырга, шул ук вакытта адресны, янгын чыгу урынын, шулай ук үз фамилияңне атарга;
электрны сүндерергә һәм газны ябарга;
төтен тулган бинада шуышып яки бөгелгән килеш йөрергә, борын һәм авызны юеш чүпрәк белән капларга;
янгын сүндерүчеләрне каршы алу өчен урамга чыгарга.
73 ПСЧ инспекторы Виктор Морозов.