Нурлат укучылары белән гаилә, аналар һәм балачакны яклау үзәге белгечләре очрашты

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

Шушы көннәрдә шәһәр гимназиясендә 10-11 сыйныф укучылары «Умиление» гаилә, аналар һәм балачакны яклау үзәге психологы Анастасия Белобородова белән очрашты.

Гаилә нигезләре укытучысы Нина Авдушкина чыгышы алдыннан Гаилә көне тарихы турында сөйләде, ә 10нчы сыйныф укучылары «Гаилә эшләре»спектаклен күрсәтте. Анастасия Сергеевна уңайлы формада 10-11 сыйныф укучылары белән гаилә кыйммәтләре турында әңгәмә үткәрде.

Әңгәмә барышында иртә йөклелекне профилактикалау һәм барлыкка килгән мөнәсәбәтләр өчен җаваплылык темасы кузгатылды. Лекциядә гыйффәтлелек, хатын-кыз сәламәтлеге, ир-атлар һәм хатын-кызларның үз-үзләрен тотышы кебек мөһим темалар күтәрелде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый очрашу гимназиядә беренче тапкыр гына узмый, ноябрьдә үзәк белгечләре иртә җенси тормыш алып баруны кисәтү буенча әңгәмә үткәрделәр.

«Әхлакый-җенси тәрбия бирү егетләр һәм кызларны алга таба үстерү өчен зур әһәмияткә ия. Балачагында алган тәэсирләрдән аларның киләчәге, гаилә хәле, никахка карашы һәм аның гаиләдә үз-үзен тотышы тора. Кызларга җенси тәрбия бирү киләчәктә күп хаталардан котылырга ярдәм итәчәк, дип әйтми дә булмый", - дип билгеләп үтте психолог.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International