Нурлатта Җиңү көненә багышланган футбол буенча иптәшләрчә очрашу узды

2022 елның 9 мае, дүшәмбе

Галимҗан Хөсәенов исемендәге стадионда спорт ветераннары арасында футбол буенча традицион матч узды.

 Быел Җиңүнең 77 еллыгына багышланган иптәшләрчә очрашу ике команда катнашында узды. Командалар составына спорт ветераннары да, район яшьләре дә керде. Очрашу кызыклы килеп чыкты. Хәер, футбол ветераннары да спорт җитезлеген югалтмаган һәм уен Нурлатның яшьләр һәм футболның өлкән буыны арасында буыннар дәвамчанлыгы барлыгын күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International