Быел җәй чуваш әдәбияты классигы Петр Хузангайның туган ягы Әлки районының Хузангай авылында Татарстан чувашларының төбәкара милли бәйрәме узачак.
Аңа әзерлек тулы куәтенә бара. Нурлатлылар да бәйрәмдә катнашачак. Уявка әзерлек буенча чираттагы эшлекле очрашуда Нурлат шәһәренең Халыклар дуслыгы йорты директоры, районның чуаш милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Галина Терентьева да катнашты.
"Булачак бәйрәмнең масштабы инде таң калдыра. Анда 10 меңгә якын кунак булыр дип көтелә, шул исәптән безнең район делегациясе дә. Бәйрәм узачак мәйданда агач ныгытма төзиячәкләр икән. Бу үзенә күрә музей булачак: крепость территориясендә зур күләмле экспонатлар – элекке заманнарда туган як халкының эшен һәм көнкүрешен чагылдыручы агач йортлар куелачак", - дип билгеләп үтте Галина Владимировна.