Нурлатта Азат итүче сугышчы, Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә багышланган «Үлемсез полк» тантаналы хәрәкәте меңләгән шәһәрлеләрне һәм район авылларында яшәүчеләрне берләштерде.
Бөек Җиңү варислары – сугыш чоры балалары һәм тыл хезмәтчәннәре, аларның оныклары, оныкчыклары бер сафта. Арасында меңләгән портретлар һәм исемнәре язылган гади табличкалар, гади, чөнки фотосурәтләр сакланмаган. Әмма фронтовик турында хәтер үлемсез.
"Минем бабам Әхмәтшин Миңнехан Әхмәт улы Биккол авылыннан 1941 елның июлендә сугышка китә, ул Мәскәү өчен барган сугышта катнаша, 1942 елның март ахырында Тула өлкәсенең Белев районында яралана һәм Калуга шәһәре госпиталенә күчерелә, анда 1942нче елның апрелендә алган яраларыннан вафат була. Калуганың мемориаль зиратында җирләнгән. Әтием газиз әтисен күрә алмаган, ул 1941 елның декабрендә туган. Без аның белән бергә 2010 елда Җиңү Көнендә бабабыз каберенә бардык, туганлык бурычын үтәдек. 1943нче ел башында ук чакырылган һәм шул ук елның август аенда Украина территориясендә 19 яшендә һәлак булган абыйсы Әхмәтшин Галимҗан Миңнехан улы исеме белән дә бардым бүген. Ул Волчанск шәһәренең туганнар каберлегендә җирләнгән. Аның үз балалары юк, сугышка кадәр өйләнергә өлгермәгән, шуңа күрә мин аның исемен «Үлемсез полк» халык йөрешендә күтәреп баруны үз бурычым дип саныйм", – дип үз гаиләсенең тарихы белән уртаклашты район башлыгы Алмаз Әхмәтшин.
"Үлемсез полк" Бөек бәйрәм – Җиңү Көненең символик һәм дулкынландыргыч өлеше булды. Совет урамы буйлап үтеп, колонна Мәңгелек ут янында тукталды.
Җиңүчеләр варисларына котлау сүзләре белән биредә район җитәкчелеге изге теләкләрен җиткерде.
Халык таралышырга ашыкмады, гаилә тарихлары белән әле озак уртаклашты.