9 Май бәйрәме көнендә нурлатлылар, иртәндән үк, Азат итүче сугышчыга куелган һәйкәлгә чәчәкләр һәм веноклар салу өчен, Хәтер һәм Дан мемориаль комплексына килде.
Коллективлар, гаиләләре белән килә халык.
Веноклар салу тантанасында район башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков катнашты.
«Без ел саен бөтен коллектив белән веноклар куюга киләбез. Бу безнең әби-бабайларыбыз, фашистларны җиңгән каһарманнарыбызны искә алу. Без үзебездә белем алучыларны дә чын патриот булырга өйрәтәбез», - дип билгеләп үтте “Киләчәк" балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре.
Бу көнне ветераннар өчен чәчәкләрне яшь София Кирилова да алып килгән иде.
"Ветеранга чәчәкләр бүләк иткәч, аның белән фотога төшкәндә бик дулкынландым. Минем бабам да сугышта, бөтен сугышны үтте. Әмма, кызганычка каршы, ул инде исән түгел», - дип уртаклашты София.
Аннары чара тантаналы митинг һәм Җиңү парады белән дәвам итте.