Бәйрәм чаралары башланыр алдыннан ветераннарны Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм район кураторы, ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков котлады.
Нурлат районында 328 Бөек Ватан сугышы ветераны яши, шуларның 7се – яу кырында җиңү өчен көрәшкән кешеләр. Кызганычка каршы, бүген бәйрәм чарасында нибары ике сугыш ветераны – Чулпан авылыннан Каим Сәмигуллин һәм Нурлат шәһәреннән Александр Лебедев кына катнаша алды.
Каим Сәмигулла улы Орлов-Курск дугасында бәрелешендә катнаша, аннары Брянск фронтының 242нче полкы Карачай укчылар дивизиясе составында сугыша.
Александр Петрович Кара диңгез флотында 355нче аерым инженерлык батальонында хезмәт итә, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.
Җиңү парадына кадәр сугышта катнашучылар өчен Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков тантаналы кабул итү мәҗлесен оештырды. Чәй өстәле артында сөйләшү җылы һәм күңелле булды.
«Без сезнең – бөек тарих, Бөек Җиңү тарихында катнашучылар белән аралашу мөмкинлегенә ия булуыбыз белән горурланабыз. Безнең белән янәшәбездә яшәүче барлык ветераннарга, инде исән калганнарга рәхмәт белдерәм. Сез оныкларыгызга, оныкларыгызның балаларына батырлыкларыгыз турында һәм бүген тыныч күк йөзе нинди югалтулар бәрабәренә яулануы турында сөйли аласыз», - дип билгеләп үтте Александр Валерьевич һәм ветераннарга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәхсән үз исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырды.
"Без сезнең белән бик горурланабыз, кадерле ветераннарыбыз. Сәламәтлегегез какшап торуга карамастан, сез Җиңү бәйрәмендә катнашырга көч табасыз. Сезнең булуыгыз бөтенләй башка атмосфера тудыра, нурлатлылар һәм кунаклар аеруча горурлык кичерә. Сәламәтлек, озын гомер сезгә», - дип мөрәҗәгать итте Алмаз Сәлимович ветераннарга. Ул шулай ук сугышта катнашучыларга тирән рәхмәт сүзләре белән бүләкләр тапшырды.
Аннан соң сугышта катнашучылар башка нурлатлылар белән бергә бәйрәм парадын карады, күпләр алар янына килеп, шәхсән котладылар һәм истәлеккә фотога төштеләр.