Сезне чын күңелдән иң олы бәйрәмебез-Бөек Җиңү көне белән котлыйм!
Бу безнең һәрберебез өчен үзенчәлекле көн. Җиңү шатлыгын һәм югалтуларны, авыр сынауларны җиңеп чыккан кешеләр белән горурлану һәм соклану хисләрен берләштерә торган бәйрәм! Бу көнне без төрле буын илебез сакчыларын рәхмәт белән искә алабыз, гомерләрен ватанга хезмәт итүгә багышлаган кешеләрне хөрмәтлибез. Безнең районнан сугыш елларында 16 меңгә якын кеше хәрби хезмәткә алына, шуларның яртысы диярлек әйләнеп кайтмый.
Бу Җиңү турындагы хәтер барыбыз өчен дә мәңгелек үрнәк, батырлык һәм ныклык үрнәге булсын.
Кадерле ветераннар! Тынычлык, Җиңү өчен, ирекле илдә яшәү бәхете өчен рәхмәт сезгә! Барлык ветераннарга озын гомер, якыннарыгызның игътибарын һәм кайгыртучанлыгын, ә барлык нурлатлыларга – тыныч күк йөзе, бәхет һәм иминлек телим!
Бөек Җиңү Көне белән!
Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Башлыгы.