Александр Петрович Лебедев-Бөек Ватан сугышының каклы җимергеч көчен үз күзләре белән күргән кешеләрнең берсе.
Бүген аңа 94 яшь. Рәхимсез вакыт ветеранның сәламәтлегенә үз эзен салса да, ул оптимизмны югалтмый: йөзендә елмаю, элеккечә тыйнак, эчкерсез. Соңгы елларда гына үзе белән булган дәһшәтле вакыйгалар турында хатирәләр тоныклана бара. Әмма алар аның батырлык өчен бирелгән бүләкләрендә, хатирәләре, видео - һәм фотоархивларында, иң мөһиме, үз варисларының йөрәкләрендә саклана. Ә үз нәселенең данлы үткәне белән горурланган якыннары аз түгел – Александр Петровичның 8 оныгы, 18 оныкчыгы, 2 торыны бар. Тиздән зур гаилә янә бер түбә астына җыелачак: бабаларын Җиңү көне белән котлау – аларның һәрберсенең изге бурычы.
Менә оныгы Дмитрий гаиләсе белән Мәскәүдән махсус кайткан.
Лебедевларның фатирында стенадагы бер фотосүрәт игътибарны җәлеп итә, анда Александр Петрович парадны караган вакытта ветераннар арасында сурәтләнгән. Кызганычка каршы, бүген тыныч зәңгәр күк йөзе бүләк иткән геройларның сафлары сирәгәя, инде исән-сау калган күп кенә фронтовиклар юк, шуңа күрә алар турындагы хатирәләр бик кадерле. Ә бу хатирәләр белән сугышта катнашкан кешеләр, бигрәк тә, теләп уртаклаша. Сез, ветераннар, яшәгез әле!