Кәкре Атау авылында Җиңү көне алдыннан яңа мемориаль комплекс ачылды

2022 елның 8 мае, якшәмбе

Мәрмәр плитәләрдә Ватаныныбызга җиңү белән кайткан, соңыннан туган җиребездә фидакарьләрчә хезмәт иткән тагын 70кә якын авылдашның исемнәре мәңгеләштерелгән.

Җиңү көнен билгеләп узу алдыннан Нурлат районының Кәкре Атау авылында Бөек Ватан сугышы елларында Җиңү яулау өчен көрәшкән якташларга багышлап мемориаль комплекс ачылды.

Авылда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл җирле мәктәп территориясендә урнашкан, биредә сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган 100гә якын авылдашыбызның исемнәре мәңгеләштерелгән. Быел 77нче Җиңү язын авылдашлары белән бергә авылның бердәнбер сугыш ветераны-Йосыф Мәхмүт улы Гатауллин каршы ала. Күп кенә халыкны фронттан исән-сау кайткан Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү теләге берләштерде. Бу хыялны тормышка ашырырга Кәкре Атауда тып-үскән, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Тукай районында фермер хуҗалыгы башлыгы Минталип Исмәгыйль улы Миңнеханов ярдәм итте. Аның ярдәме белән территориядә тагын 70 авылдашының исемнәре кергән яңа мемориаль плитәләр урнаштырылды. Гайтән авыл җирлеге башкарма комитеты һәм Хәлиулла Нәбиулла улы Хәйруллин ярдәме белән плитәләрне урнаштыру, шулай ук территорияне төзекләндерү эшләре башкарылды.

Мемориаль комплексның тантаналы ачылышына тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары чакырылган иде. Чарада авыл халкы, мәктәп укучылары катнашты. Кәкре Атау авылы тарихындагы әлеге истәлекле вакыйга белән авыл халкын Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин котлады.  "Еллар үтә, ул елларның тере шаһитлары китә бара. Һәм хәзер безнең төп бурыч – яшь буын шул дәһшәтле сугыш һәм Ул көннәрнең геройлары турында белсен өчен, алар турындагы истәлекне мәңгеләштерү», - дип ассызыклады Алмаз Сәлимович.

 

Минталип Миңнеханов та авылдашларына җылы хатирәләр һәм теләкләр белән мөрәҗәгать итте.

"Һәйкәл төзелеше хатыным Рәмзия, улым Рәмис һәм кызым Лилия белән берлектә башкарылды.  Якташларыбызга җитди истәлекле бүләк ясарга теләдек. Бүген дә минем күңелемне онытылмаслык хис-кичерешләр биләп ала. Авылдашларым бирегә килеп, исемлекләрдә туганнарының исемнәрен табып һәм догалар белән аларны искә алсыннар иде", - диде Минталип Исмәгыйль улы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International