Үз гомерендә ул Советлар Союзының яртысын әйләнеп чыккан. Башкортстанда туган, Үзбәкстанда яшәгән һәм эшләгән, хәтта Камчаткада да берничә тапкыр булган. Ике ел элек ул Нурлатка килеп төпләнгән.
Менә, чыннан да, язмыш кешеләрне кая гына алып бармый. Кечкенә генә бер гади башкорт кызы тулы бер гасыр вакыйгаларының шаһиты булыр дип уйлаганмы икән?
Юктыр, әлбәттә. Валентина Викторовнаның бу хакта уйланырга вакыты да булмагандыр шул. Аның тормышы хезмәттә һәм мәшәкатьләрдә узган. Күп балалы гаиләдә иң кечкенәсе буларак, аңа кечкенәдән өлкәннәргә тигезләнергә туры килгән. Хәтта мәктәпне 14 яшендә тәмамлаган. Күрше авылга 10 километр араны йөреп укыга, чөнки авыларында мәктәп булмаган.
- Медицина училищесына укырга кердем, – дип дәвам итте сүзен озын гомерле ханым. Бу юлы да аңа авыл Советында эшләгән абыйсы ярдәм итә. Ул сеңлесенә бер-ике ел өстәп яза һәм мәктәпне тәмамлау турындагы документларда кызның яше 16 була, югыйсә училищега алмыйлар. Белгечлек алгач, Валентина Викторовна җирле фельдшер-акушерлык пунктына эшкә урнаша. Кияүгә чыга, әмма яшь гаиләнең планнарын һәм өметләрен сугыш өзә. Иренә фронттан әйләнеп кайту насыйп булмый, сугыш кырларында Валентинаның абыйлары да һәлак була. Аны үзен дә авыл советына секретарь булып эшкә кучерәләр, чонки авылда грамоталы кешелер аз була. Эшенә күнегеп кенә барганда, авыл советы рәисен хезмәт армиясенә җибәрәләр, ә аның урынына Валентина Викторовнаны куялар. Ә аңа нибары 20 яшь .була ул чакта.
- Сугыш вакытында ач булмадык. Авылда халык хезмәт сөючән. Бөтен көчне биреп эшләдек, икмәк үстердек, фронтка озаттык, солдатларга оекбашлар, бияләйләр бәйләдек. Барысы да җитеш иде, дип әйтмим, әмма без ач тормадык, үзебезне туендыра алдык, – дип искә ала тыл хезмәтчәне.
Хезмәт сөючәнлеге һәм тынгысыз холкы өчен аны колхоз рәисе яраткан. Вакытлар узу белән ул да Валентинаның күңелен яулый. Яңа гаилә барлыкка килә, тиздән балалары туа. Әмма кайгы-хәсрәт янәшәдә генә йөри, диләр. Ирен хөкем итәләр, утырталар, туберкулез йоктырган өчен генә репрессиялиләр. Авыру аркасында аның гомерен өзелә, – дип хатирәләре белән уртаклашты Валентина Федорованың оныгы Алена.
Шул вакыттан бирле тыл хезмәтчәне үз гомерен бердәнбер улын тәрбияләүгә багышлый. Туганнары чакыруы буенча Үзбәкстанга эшкә күчә. 33 ел район поликлиникасында өлкән шәфкать туташы булып эшли. Хезмәттәшләре, пациентлары һәм хастаханә җитәкчелегенең хөрмәтен казана. Баш табиб аны һәрвакыт яшьләргә генә түгел, тәҗрибәле белгечләргә дә үрнәк итеп куя торган булган. Намуслы хезмәте өчен бик күп бүләкләргә лаек булган. Лаеклы ялга 62 яшендә чыга, әмма яраткан эшендә бик озак сагынып яши әле.
– Мин бөтен совет союзын әйләнеп чыктым диярлек, кайда гына булмадым. Улым хәрби булды, бик күп гарнизон алыштырды, подполковникка кадәр хезмәт итте. Әмма лейкемия аркасында бик иртә вафат булды. Украинада, Камчаткада яшәгәндә, аның янына барып, оныкларын үстерергә булыша идем. Кырым, Латвия, Казахстан, Таҗикстанда булдым, ә хәзер өйдә генә утырам инде. Нишлисең, яшем зур инде, - дип елмая озын гомерле ханым. – Зарланырлык нәрсә юк, минем тормышым яхшы. Колагым гына ишетми шул. Күзлексез укыйм, ләкин ишетмим…
Оныгы сүзләренә караганда, Валентина Викторовна сәламәтлегенә зарланмый, узган ел коронавирус кичергән, хәзер инде тулысынча терелгән. Тик ул гына ике ел элек аның янына Нурлатка күчәргә күндерә алган. Моңа кадәр Башкириядә әбисе ялгызы яшәгән, барысын да үзе башкарган һәм хәтта зур булмаган хуҗалык та тоткан, бакча утыртып аны эшкәрткән, җирле базарга азык-төлек алырга, почта бүлекчәсенә пенсия алырга да йөргән.
– Ул хәзер дә мөстәкыйль эшли. Күп укый, телевизор карый, субтитрлар белән каналлар урнаштырдык, шуңа күрә әби барлык вакыйгалардан хәбәрдар, безне илдәге һәм дөньядагы соңгы яңалыклар белән кызыксына, - дип уртаклаша Алена Закирова. Валентина Федоровага инде тиздән 100 яшь тула.