«Җиңү Парады» акциясе кысаларында «Бердәм Россия» коллективы сугыш ветеранының йорт яны территориясен төзекләндерде

2022 елның 8 мае, якшәмбе

Антонина Агапова хәзер Россия триколоры төсендәге шаулап үсеп утырган чәчәкләргә карап сөенәчәк.

"Мондый акцияләрне уздыру ветераннар өчен яшь буынның теләсә нинди игътибары бик мөһим. Без исә сугыш ветераннарына карата, үз чиратыбызда, шул рәвешле  кадер -  хөрмәт һәм  рәхмәтләребезне җиткерәбез.  Утырту өчен без ак, кызыл һәм зәңгәр төстәге петунияләрне сайладык. Россия флагы төсләре. Ак-тынычлык һәм чисталык, кызыл — энергия, көч һәм зәңгәр — ышаныч һәм иминлек. Җәй буе ветеран бакчасы чәчәкләргә күмелеп утырачак", - дип билгеләп үтте партиянең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Оксана Ермилова.

Антонина Андреевна Агапова 1927 елның 8 августында туган. 1944 елда хәрби хезмәткә чакырылганчы Нурлат станциясенең товарлар конторасында эшләгән, шуңа күрә фронтта да тимер юлга үлчәүче итеп билгеләнгән. Ул  Берлинга кадәр барып җиткән. 1945 елның октябрендә демобилизацияләнгән. Тыныч тормышта да үз һөнәренә тугры калган, 1983 елга кадәр  станциядә үлчәүче булып эшләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International