Шушы көннәрдә Чистайда ел саен үткәрелә торган «Куркынычсыз тәгәрмәч» республика конкурсының зона этабы узды.
Безнең районны педагог Гөлнара Хәйруллина җитәкчелегендә 4нче номерлы шәһәр мәктәбенең ЮИД отряды вәкилләре тәкъдим итте. Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләрен, велосипед йөртү күнекмәләрен күрсәтте һәм гомумкоманда зачетында 4нче урынны яулады. Моннан тыш, аларны шәхси зачетта да билгеләп үттеләр: Рамир Җәббаров «Автошәһәрчек» станциясендә иң яхшысы булды. Ә аларның «Юл хәрәкәте иминлеге өчен бергә” иҗади конкурсында чыгышлары 2нче урынга лаек булды.